news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа уку елыннан "Мәктәпкә волейбол!" проекты гамәлгә ашырылачак

"Татарстанда мәктәп спорты чыннан да киңкүләмгә әверелде", - диде мәгариф министры Рафис Борһанов.

Татарстанда яңа уку елыннан "Мәктәпкә волейбол!" проекты гамәлгә ашырылачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда яңа уку елында "Мәктәпкә волейбол!" проекты гамәлгә ашырыла башлый. Бу хакта "Казан Экспо" үзәгендә республика август киңәшмәсе пленар утырышында ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

"Татарстанда мәктәп спорты чыннан да киңкүләмгә әверелде. Министрлык тарафыннан мәктәпләрдә спортның уен төрләрен үстерүгә басым ясала. Бу уку елыннан Татарстанның Волейбол федерациясе инициативасы буенча "Мәктәпкә волейбол!" проекты гамәлгә ашырыла башлый. Фәрит Хәйруллович, (Дәүләт Советы Рәисе- Т.И.) бу процесста оештыру эше өчен рәхмәт!" - дип мөрәҗәгать итте министр.

Рафис Борһанов әйтүенчә, республиканың мәгариф өлкәсендә физкультура-спорт юнәлешендә 2,5 меңнән артык секция эшли, аларга 70 меңгә якын укучы йөри. Республикадагы база аларның санын тагы да арттыру мөмкинлеген бирә, дип саный министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100