news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа уку елында дүрт мәктәп ачылачак

Яңа гомуми белем бирү оешмаларының икесе – Казанда, ә Чаллыда һәм Биектау районында берәр мәктәп үз ишекләрен ача.

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстанда яңа уку елында дүрт яңа белем бирү оешмасы ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эксплуатация һәм торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.
 
«1 сентябрьдә Татарстанда дүрт мәктәп: Биектау районында – 500 урынга, Чаллыда, Казанның 2нче Азин урамында һәм «Седьмое небо» микрорайонында - өчесе дә 1224 урынга исәпләнгән - яңа белем бирү оешмалары үз ишекләрен ачачак. Бүгенге көндә барлык мәктәпләр дә әзер, аларда бизәкләү эшләре үткәрелә», – дип ассызыклады Насыйров. 
 
Хәзерге вакытта Татарстанда 11 яңа белем бирү учреждениесе төзелә. Югарыда санап кителгәннәрдән тыш, Әлки, Арча, Чирмешән, Әгерҗе, Ютазы районнарында – берәр, Казанда ике мәктәп. Алар быелның ахырында яки 2018 елда файдалануга тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot