Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңа уңыш чималыннан 152,3 мең тонна шикәр комы җитештерелгән
Яңа елга кадәр шикәр чөгендерен эшкәртеп бетерү ниятләнә
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда яңа уңыш чималыннан 152,3 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Яңа елга кадәр шикәр чөгендерен эшкәртеп бетерү ниятләнә.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Сезoн башыннан алып республика шикәр заводлары 1 миллион 90 мең тонна чимал эшкәрткән. Искәртеп узабыз: быел барлыгы 1 миллион 460 мең тонна татлы тамыр җыеп алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз