news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа туган балалар үлеме 15 процентка кимегән

Татарстан - быел биш ай эчендә Идел буе округы төбәкләре арасында туу һәм үлем күрсәткече иң түбән булган төбәк.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда яңа туган балалар үлеме 15 процентка кимегән.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында әйтте. «Бүген яңа туган балалар үлеме 1 мең нарасыйга 3,9 очрак тәшкил итә», — дип белдерде.

Илдар Фатыйхов 2019 елда сәламәтлек саклау тармагында бу күрсәткечне 4 процентка киметү бурычы куелганын искәртте. 

Ул, шулай ук, Татарстанның быел биш ай эчендә Россиядә Идел буе округы төбәкләре арасында туу һәм үлем күрсәткече иң түбән булган төбәк булганын әйтте. Туу буенча 85 төбәк арасында Татарстан 18нче урында, халыкның табигый үлеме буенча 14нче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100