news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа терлек сую пункты ачылды

"Тукай районының Теләнче Тамак авылы өчен бу бик мөһим объект, өстәмә эш урыннары да булдырыла", - диде Олег Земсков.

Татарстанда яңа терлек сую пункты ачылды
agro.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Кичә, 15 февральдә, Татарстан Республикасы Тукай районының Теләнче Тамак авыл җирлегендә яңа терлек сую пункты ачылды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәзм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр  итә.

Чара 2017 елда социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район советы утырышы кысаларында узды. Терлек сую пунктын ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, «Промторг» ҖЧҖ директоры Айгөл Еникеева һәм башкалар катнашты.

"Бу объект эре мөгезле терлекләр, вак терлекләр һәм дуңгызлар сую өчен төзелде, анда көнгә 30 баш эре мөгезле терлек яисә 100 баш дуңгыз суярга мөмкин булачак. Моңа кертелгән инвестицияләр күләме 43 млн. сум тәшкил итә (70% – үз акчалары, 30% – кредит акчалары)", - диелә әлеге хәбәрдә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков «Промторг» ҖЧҖ директоры Айгөл Еникеевага алга таба уңышлар теләде. «Бишенче ел инде Таможня берлегенең техник регламенты гамәлдә, шуның кагыйдәләре нигезендә терлек сую махсус җайландырылган урыннарда башкарылырга тиеш, – дип билгеләп үтте Олег Земсков. – Район өчен бу бик мөһим объект, тагын өстәмә эш урыннары да булдырыла». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100