news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Яңа татар җыры» конкурсы игълан ителде

Конкурска гаризалар сентябрьдән кабул ителә башлаячак.

Татарстанда «Яңа татар җыры» конкурсы игълан ителде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды «Яңа татар җыры» конкурсы игълан итә. Бу хакта фондның директоры, продюсер Рифат Фәттахов хәбәр итә.

«Яңа җыр конкурсы үткәрү идеясе белән өч ел яшибез инде. Ниһаять, бүген финанс яклары хәл ителде. Конкурс Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән берлектә үткәрелә», - диде Рифат Фәттахов. Конкурс татар эстрадасын яңа затлы җырлар белән баету максатыннан үткәрелә.

«Татар эстрадасының иң зур проблемасы – репертуар булмау. Җырчылар репертуар булмаудан интегәләр. Моның бер сәбәбе – стимул булмаудыр», - ди конкурсның идея авторы. Ул конкурска яшьләрнең дә, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин кебек халык шагыйрьләренең дә катнашуына өметләнә.

Оештыручылар җырның аранжировкасын ясаучы өчен дә аерым номинация булдырганнар. «Аранжировка зур әһәмияткә ия. Аранжировка ул – җырның күлмәге. Кайвакытта бик үк матур булмаган көне дә аранжировщик матурлап куя ала. Заманча аранжировщиклар күп түгел», - ди Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов конкурста «Балалар җырлары» номинациясе дә булуын искәртә һәм моның аерата мөһим булуын ассызыклый. Җыр текстлары аерым очракларда музыкасыннан башка да кабул ителергә мөмкин.

Конкурска гаризалар сентябрьдән кабул ителә башлаячак. Оештыручылар конкурсның приз фонды турыда төгәл мәгълүмат бирмиләр, әмма аның лаеклы булачагын белдерәләр. Конкурс алга таба ике елга бер мәртәбә үткәрелер дип уйланыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100