news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесе башлана

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче урынга бирелә торган премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2022» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Пьесалар конкурска 2022 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрү сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2022» конкурсы.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче урынга бирелә торган премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2022 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100