news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа шәһәр "туа"

Яңа шәһәр оешу турында закон проекты бүген ТР Дәүләт Советы утырышында каралды

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында “Югары Ослан районының Иннополис бистәсен үзгәртеп төзү, аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм Югары Ослан муниципаль районының Введенье бистәсе авыл җирлеген үзгәртеп төзү, шулай ук “Югары Ослан муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР закон проекты каралды.

Иннополис — федераль әһәмиятле масштаблы инфраструктуралы проект, ул югары һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә махсуслаша.

Иннополис бистәсен үзгәртеп төзү һәм аңа шәһәр статусын бирү муниципаль һәм төбәк бюджетларына салым җыемнарын үстерүне тәэмин итәчәк, күрше торак пунктларда яшәүчеләр өчен өстәмә файда китерәчәк.

Проектны тормышка ашыру республиканың киләчәктәге үсешенә сыйфатлы этәргеч була, 200 меңнән артык эш урыны булдыра, IT нең төбәктән китүен киметә, яңа IT- компанияләрнең әлеге төбәккә килүенә этәргеч бирәчәк.

Закон поекты беренче укылышта кабул итү нәтиҗәсендә, Иннополис бистәсе шәһәр статусын алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100