Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңа лесничестволар иске урман хуҗалыклары чикләрендә төзеләчәк
Татарстанда яңа лесничестволар иске урман хуҗалыклары чикләрендә төзеләчәк
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең ярты елда башкарылган эшкә багышланган утырышында сүз яңа РФ Урман кодексы нигезендә урман хуҗалыгы тармагын реформалау турында барды. Утырышны ведомство башлыгы Зөфәр Абдуллин алып барды. Коллегиядә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Анатолий Щеповских, ТР Министрлар Кабинетының табигать файдалану һәм экология бүлеге башлыгы Наил Газиев катнашты.
Министрлыкның беренче эш елын күчү чоры дип атарга мөмкин. Бу 2007 елның 1 гыйнварыннан яңа РФ Урман кодексы үз көченә керү белән бәйле. Аның нигезендә Россия Федерациясенең урман хуҗалыгы белән идарә итүдәге аерым вәкаләтләре (урманнарын саклау, урман янгыннарын сүндерү, урманнарын яклау һәм үстерү) субъектларга тапшырылды.
“Тармакны реформалауның төп бурычларыннан берсе – республика территориясендә районара территориаль лесничестволар төзү”, - дип белдерде Зөфәр Абдуллин. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 30 урман хуҗалыгы бар. Хәзерге вакытта аларның үзгәртеп кору тәртибе һәм эшчәнлек төрләре тәгаенләнә. Яңа РФ Урман кодексы арендаторларга басым ясый, әмма Татарстан урманнар аз булган төбәк санала, шуңа күрә урманнар чимал чыганагы буларак кына түгел, экологик даирә буларак та кыйммәтле санала. Шуңа күрә министрлык өчен бу вәзгыятьтә яңа закон кысаларында кулай карар табу зарур. Зөфәр Абдуллин белдергәнчә, ТР Министрлар Кабинеты тәкъдиме белән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы боерыгы нигезендә, быелның 3 июлендә Татарстан территориясендәге лесничестволар саны һәм аларның чикләре билгеләнде. 30 берәмлек районара лесничестволар хәзерге урман хуҗалыклары чикләрендә төзелә, тармакны реформалауның киләсе этабы – урман мөнәсәбәтләренең хуҗалык итүче субъект буларак урман хуҗалыкларының хокукый һәм оештыру статусын билгеләү.
“Районара лесничестволар урманнан файдалану, контроль, күзәтчелек мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Аларның нинди дә булса хуҗалык эшчәнлеге алып бару хокукы юк. Без Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән әлеге мәсьәләне эшкәрттек һәм хәзерге урман хуҗалыкларын саклап калдык. Аларда эшләүче кешеләрнең бер өлеше яңа структураларга эшкә урнаштырылачак, ә калган өлеше – урман хуҗалыкларында эшләүләрен дәвам итәчәк. Аларның функцияләре – хуҗалык функцияләре, ягъни алар урман хуҗалыгы эшләрен, агач эшкәртү һәм әзерләүне башкарачак, аларга коммерция эшчәнлеге алып бару рөхсәт ителә. Урман хуҗалыкларын дәүләт учреждениеләре буларак саклап калуга аларны коммерция структураларына кинәт күчергән очракта алар югалтырга мөмкин булган милек фондын саклап калу зарурлыгы этәргеч ясады. Бу урман хуҗалыгы белән идарә итүнең үзенчәлекле мәсьәләләре – урман янгыннарын сүндерү, урманнарын торгызу кирәклеге белән бәйле. Шул рәвешчә, Хөкүмәт тарафыннан әнә шундый карар кабул ителде”, - дип ассызыклады З.Абдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз