news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа форматтагы республикакүләм ифтар - «100 еллык ифтары» була

30 000 кеше катнашындагы ифтарны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы оештыра.

Татарстанда яңа форматтагы республикакүләм ифтар - «100 еллык ифтары» була
Владимир Васильев

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстанда VIII Республикакүләм ифтар узачак. Пандемияне һәм шулай ук Татарстанда игълан ителгән ТАССРның йөзьеллыгын исәпкә алып, оештыручылар проект форматын үзгәртү карарын кабул итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар «100 еллык ифтары» дип атала һәм җөмһүриятебез буенча 30 000 кешене колачлый алачак. Узган елгы ифтар белән чагыштырганда, аның катнашучылар саны ике тапкырга артачак. Былтыр авыз ачуда берьюлы 15 000 кеше катнашкан иде. Димәк, Татарстанда Республикакүләм ифтарлар тарихында быелгы ифтар чираттагы рекордка ирешәчәк.

Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, VIII Республикакүләм ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылачак һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тотачак. «100 еллык ифтары» узган еллардагы кебек бер генә көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында узачак. 

Теләге булган һәркем әлеге социаль әһәмияткә ия проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертә ала. Акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

Ифтар ризыгы көн саен «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырыла, мохтаҗ кешеләргә өләшү өчен Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, район мөхтәсибәтләренә, мәчет имамнарына тапшырыла. Җыелмаларын әзерләгәндә һәм тапшырганда оештыручылар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен барлык чаралар күреләчәк.

VIII Республикакүләм ифтар җомга көнне, 24 апрельдә, уразаның беренче көнендә, әлеге проектның төп оештыручылары — Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов һәм «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов катнашында старт алачак, диелә хәбәрдә.. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100