Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Яңа елга иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авыл 11 миллион сум акча алачак
Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк һәм приз фондын үзара бүлешәчәк.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Казанцев). 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча конкурс уза. Алты номинациядә җиңүчеләр үзара 11 млн сумнан артык күләмдә приз фондын бүлешәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җиде ел элек безнең торак пунктларын, муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын иң яхшы бизәүгә беренче конкурс игълан ителде. Шул вакыттан бирле бу хәрәкәт елдан-ел киңәя бара. Ул үз эченә безнең муниципаль районнар эшчәнлегенең теге яки бу өлкәсендәге кызыклы һәм стандарт булмаган тәкъдимнәрне, креатив карарларны ала бара», — диде Фомин.
«Без 11 эшче төркем төзедек. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Шулай ук теге яки бу муниципаль районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде. Бу төркемнәргә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре керде. Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк», — диде Анатолий Фомин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз