Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Яңа ел төне җылы булачак
Экстремаль салкын дулкыннан соң республикага җылы агым килә.
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда Яңа ел төне җылы булачак. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итте.
“Республикага киләсе атнада Карский диңгезеннән арктик һава агымы бәреп керүе мөмкин. Экстремаль салкын дулкыннан соң республикага җылы агым килә. Салкыннар үтеп китәчәк һәм Яңа елда җылытачак”, - диде ул.
Эксперт мәгълүматлары нигезендә, Татарстанда иң салкын кыш итеп, 1978 ел теркәлгән. 31 декабрьдә −44 градус булган.
1994 елның соңгы көне, киресенчә, аномаль җылы булып истә калган. Температура 4 градус күзәтелгән.
“1 гыйнварда Казанда 31 декабрьгә караганда салкынрак була. Уртача тәүлеклек һава температурасы 6,5 градусны тәшкил итә.
Быел Яңа ел төнендә һава температурасы нормага якын булачак. Соңгы 30 елда 1 гыйнварда уртача тәүлеклек һава температурасы 8,6 градус була”, — диде “Татар-информ” әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз