Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Яңа ел һәлакәтләренең күбесе исерек килеш башланган бәхәсләрдән чыккан
Аларның күпчелеге “кайнар эзләр” буенча ачылган
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа елның беренче төнендә Татарстан территориясендә кылынган җинаятьләр саны, былтыргы шундый ук бәйрәм чоры белән чагыштырганда, кими төшкән.
Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибе сакчылыгы буенча полиция башлыгы урынбасары полиция полковнигы Василий Соколов шәрехләде.
Шушы Яңа елны каршылау бәйрәмендә, 31 декабрьдән 1 гыйнваргача, 71 җинаять кылынган (былтыр шушы ук вакытта – 94), аларның 5се кеше үтерүгә, 10сы кеше сәламәтлегенә зур зыян салуга карый, тагын полиция статистикасында кеше талауның 5, урлашуның 40 очрагы, башка төр 11 җинаять теркәлгән, һәм күпчелеге “кайнар эзләр” буенча ачылган. Ачыкланганча, җинаятьләрнең күпчелеге исерек килеш кылынган.
Яшел Үзән районының Чувашия белән чиктәш урнашкан Күгеш авылында кичке 6да 14 яшьлек мәктәп баласы, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәч, ерак туганы булган беркайда эшләмәүче олы ир кешенең корсагына, күкрәк читлегенә пычак кадап үтергән. Сәбәбе – исерек ир шешәдәшләре алдында үсмергә, алкоголь алырга акча биреп тормаган өчен, урындык белән суккан булган.
1 гыйнвар төнге 4тә исерек хәлдәге 17 яшьлек колледж укучысы, кискен чыккан ызгыш нигезендә, үзеннән олы туган тиешле ир кешенең күкрәк читлегенә 3 тапкыр пычак кадаган. Әлеге ир хатынын алып бәйрәм белән котлап кунакка килгән булган. Нәтиҗәдә, ир кеше хастаханәгә илткәндә юлда җан биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз