news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшли башлый

Казанда җыелган иске чыршыларны кәҗәләргә ашатачаклар.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары Казанда һәм Чаллыда ачылачак. Идел буе экология компаниясе чыршыларны 8 гыйнвардан башлап, ай азагына кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Чыршыларны Яңа ел уенчыклары һәм башка бизәгечләрдән яхшылап чистартырга кирәк. Казанда җыелган агачларны фермерларга кәҗәләрне ашатырга бирәчәкләр, ә Чаллыда йомычка ясау һәм мичкә ягу өчен кулланачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot