news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа ел алды чорында аракыга бәя артмаячак

Бу – исерткеч эчемлекләрнең барлык төрләренә дә кагыла.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел алды чорында алкоголь продукциясенә бәяләрнең артуы көтелми, дип хәбәр итә РБК Татарстан Татспиртпромның матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

Яңа ел алдыннан исерткеч эчемлекләр кыйммәтләнүгә дә карамастан, Татспиртпром үз продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген яхшырту өчен бәяләрне күтәрергә җыенмый.

Татспиртпром бәяләрне формалаштыру буенча канун кысаларында эш итә һәм сәүдә предприятиеләре белән эчемлекләргә минималь ваклап сату бәяләрен саклау турында килешү төзи. Предприятиеләр белән алкоголь продукциясен китерү буенча барлык килешүләр ноябрь һәм декабрьгә кадәр төзелә. Алкоголь җитештерүчеләр исерткеч эчемлекләрне, шулай ук бәйрәмдә табынга куелачак барлык продуктларны зур сәүдә челтәрләрендә алдан сатып алырга киңәш итә.

Моннан алдарак, Франциядә уңыш начар булу аркасында, Россиядә шампан шәрабының бәясе Яңа елга 15 процентка артачагы хакында хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100