news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа чаңгы базалары ачылу яшь чаңгычыларның күрсәткечләрен яхшырткан

Республика чаңгычылары Идел буе округында өченче урын яулады.

Татарстанда яңа чаңгы базалары ачылу яшь чаңгычыларның күрсәткечләрен яхшырткан
ski-tatarstan.ru

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Чаңгы ярышлары буенча Татарстанның 17-18 яшьлек һәм аннан кече яшьтәге чаңгычылары Идел буе федераль округы беренчелегендә 3 нче урын яулады. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясеннән җиткерделәр.

Ярышлар 31 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә узды.

Идел буе федераль округы беренчелеге Россиянең 14 төбәгеннән 190 чаңгычыны үзенә җыйган. Татарстан чаңгычылары Удмуртия һәм Пермь өлкәсе командаларыннан гына калышып, өченече урын яулады.

“Бирегә Идел буе федераль округының иң көчле спортчылары килде. Чөнки финал быел республика тарихында беренче мәртәбә “Ялта-Зәй” үзәгендә узачак. Ул март аенда үткәрелә”, – ди бу уңайдан федерация вице-президенты, Татарстан җыелмасының баш тренеры Эдуард Галиев.

Аның сүзләренчә, узган ел дүртенче урын яулаган Татарстан чаңгычыларының күрсәткечләре яхшыруга республикада яңа чаңгы базалары ачылу белән дә бәйләп аңлатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100