news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа атна яңгырлар һәм яшеннәрдән башланачак

Казанда һава температурасы көндезге сәгатьләрдә – 14-17, Татарстан буенча 16-22 градус җылылыкны тәшкил итәчәк

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, дүшәмбе көнне Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, республика буенча яңгырлы һава торышы сакланачак, урыны белән яшен булачак.
Казанда һава температурасы көндезге сәгатьләрдә – 14-17, Татарстан буенча 16-22 градус җылылыкны тәшкил итәчәк.
7 нче майга каршы төндә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә термометр баганалары нульдән 4-9 градус югары булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot