news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа ачылган ике татар мәктәбендә балалар дөньяви һәм дини белемнәр алачак

Әлмәттәге "Нур" мәктәбендә һәм Балтач районының Бөрбаш авылындагы "Ярдәм" мөселман пансионатында бүген Белем көне билгеләп үтелде.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, Белем көнендә, Татарстан Республикасында татар мәктәбе һәм ир-балалар өчен мөселман пансионаты үз ишекләрен ачты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, Әлмәттә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте башлангычы белән татар телендә белем бирүне күз уңында тоткан “Нур” урта мәктәбе эшли башлады. Әлмәттә “Нур” урта мәктәбенә быел беренче сыйныфка укырга 4 малай һәм 4 кыз керде. Аларга ике укытучы белем бирәчәк. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов сүзләренчә, мәктәптә төзекләндерү һәм сыйныфларны җиһазландыру эшләре төгәлләнгән. Белем йорты укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер, дип билгеләп үтте ул. Әлеге мәктәптә балаларга, дөньяви фәннәрдән тыш, факультатив нигездә дин сабаклары да укытылачак. “Нур” мәктәбендә малайлар һәм кызлар аерым белем алачак. Уку йорты Әлмәт шәһәренең Волгоградская урамында – Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт Ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге янәшәсендә урнашкан.

Бүген белем бирү эшчәнлеген башлап җибәргән тагын бер мәктәп – Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында урнашкан “Ярдәм” мөселман пансионаты. Аны рәсми рәвештә ачу тантанасы октябрьгә билгеләнгән, әмма укучылар бүген үк укуга кереште. Пансионат аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбиләнүче мәктәп яшендәге 30 ир балага исәпләнгән. Хәзерге вакытта яңа 2018-2019 уку елына 5-7нче сыйныфларга укучылар кабул итү дәвам итә. Пансионат белән янәшә урнашкан урта мәктәптә балаларга дөньяви белем, факультативларда рухи-әхлакый тәрбия бирү күздә тотыла.

Биредә киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кадрлар әзерләү ниятләнә. Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак. Балалар мәктәп кирәк-яраклары, кием-салым һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителә. 

  • Татарстан Республикасының мөселман белем бирү йортларында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытка Татарстан мәдрәсәләренә - 437 шәкерт, Россия ислам институтына - 331, Казан ислам университетына 140 студент кабул ителгән. Әмма азаккы саннар соңрак, читтән торып һәм кичке уку бүлекләренә кабул итү төгәлләнгәч, билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100