Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда йөзгә якын көмәнле хатын-кызга коронавирус диагнозы куелган
Бүгенге көндә 300гә якын булачак әни ОРВИ белән авырый, аларның 98ендә коронавирус расланган, 70кә якыны хастаханәгә озатылган.
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы вакытта көмәнле хатыннар арасында коронавирус йоктыру очраклары күп теркәлә.
Бүгенге көндә 300гә якын булачак әни ОРВИ белән авырый, аларның 98ендә коронавирус расланган, 70кә якыны хастаханәгә озатылган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Рөстәм Миңнехановны бу вазгыять бик тә борчый, ул авырлы хатыннарга башка кешеләр белән элемтәләрне һәм хастаханәгә мөрәҗәгать итүне (үзләре күренә торган белгечләр искәрмә булып тора) чикләү кирәклегенә игътибар юнәлтә», — дип искәртте Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, коронавирусның көмәнле хатынның баласында ничек чагылыш табачагы әлегә билгеле түгел. Аларның үзләренә генә түгел, ә якыннарына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә дә инфекция йоктыру ихтималын киметү өчен иминлек кагыйдәләрен үтәргә һәм прививка ясатырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз