news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөз мең кешегә коронавирустан прививка ясаганнар

Юбилейлы прививканы 45 яшьлек Алексей Иванов алган.

Татарстанда йөз мең кешегә коронавирустан прививка ясаганнар
Равил Мөкминов

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирустан «Спутник V» вакцинасын йөз меңенче кешегә ясаганнар. Юбилейлы прививканы Казанда яшәүче электромеханик, 45 яшьлек Алексей Иванов шәһәрнең 10 нчы поликлиникасында алган.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, 13 мартка Татарстанда 101 428 кеше прививка ясаткан, 41 477 кеше икенче дозаны алган.

Татарстанда 115 822 дозаның 87,6 проценты кулланылган. Республикада вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли. Дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан язылып яки медицина учреждениесенә шалтыратып, барлык сырхауханәләрдә дә прививканы һәр көне ясатырга була. 

«Вакцина ясаганнан соң беренче өч көндә грипп симптомнары булырга мөмкин — инструкциядә шулай язылган һәм бу нормаль реакция. Кыска вакытка температура күтәрелергә мөмкин, әгәр 38 градустан артса, парацетамол эчәргә киңәш итәбез», — ди 10 нчы поликлиниканың эпидемиология буенча баш табиб урынбасары Светлана Михайлова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100