news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үстереләчәк

Бүген Казанның югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүче белгечләрне әзерләү буенча Укыту-методик үзәгендә Татарстан йөрәк-кан тамырлары хирургларының I фәнни-гамәли конференциясе ачылды

Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүче белгечләрне әзерләү буенча Укыту-методик үзәгендә Татарстан йөрәк-кан тамырлары хирургларының I фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Әлеге чара Төбәкара клиника-диагностика үзәге ачылуына 10 ел тулуга багышлана.
Форум ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин, Төбәкара клиника-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин катнаштылар.
Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, республикабызда йөрәк-кан тамырлары хирургиясе зур темплар белән үсә. Төбәкара клиника-диагностика үзәген ачу бу өлкәдә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Бүген клиника Россиядә иң алдынгы медицина үзәкләренең берсе булып санала. Казан йөрәккә ясалма кан әйләнешен кулланып операцияләр ясау буенча иң эре үзәкләрнең беренче унлыгына керә. Россия Федерациясенең дәүләт заказы буенча республикабыздан читтәге төбәкләрдә яшәүче халыкка 500гә якын операция үткәрелә. Республика кардиохирурглары тарафыннан 1500гә якын аортокоронар шунтлау операциясе, йөрәкнең клапан патологиясен төзәтү буенча 100гә якын операция ясала.
“Бүген кешеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан ешрак үлә. Без гомуми хирургия койкаларын киметсәк тә, кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен койкалар санын арттырдык. Иң мөһиме – кешеләр гомерен саклап калу. Элек без шундый операцияләрне Казанда гына ясасак, хәзер өч клиникада ясыйбыз. Без алдыбызга куйган бурычны үтәргә тырышабыз”, - диде министр.
Конференциядә китерелгән мәгълүмат буенча, Татарстанда төрле патологияләрне дәвалау буенча 30 меңнән артык операция үткәрелә. Шуларның 50-60 проценты - йөрәк-кан тамырлары хирургиясенә карый. Айрат Фәррахов ассызыклаганча, операцияләргә мохтаҗ булучылар бар. Участок табиблары авыруларны үз вакытында белгечләргә җибәрергә тиеш. 2010 елда кардио һәм кан тамырлары хирургиясендә операцияләр санын 30-40 процентка арттыру бурычы куела. “Быел без “Йөрәк” программасын кабул итәбез. Әлеге программа инфаркт кичергән кешеләргә сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтүне күздә тота. Безгә бу максатка ирешергә муниципальара үзәкләр ярдәм итәчәк”, - дип белдерде ул.
Конференциядә белгечләр тарафыннан йөрәкнең ишемия авыруын диагностикалау һәм дәвалау, тумыштан һәм яшәү чорында барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеген хирургия ярдәмендә дәвалау, йөрәк эшчәнлеге бозылуны, кан тамырлары авыруларын дәвалау мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары хирургиясендә яңа технологияләрне үстерү турында да сүз алып барылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100