news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөк поезды егет һәм кызны бәрдергән

Фаҗига 18 май кичендә Зәй тимер юл станциясе янында булган.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының транспорт идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр иткәнчә, фаҗига 18 май кичендә Зәй тимер юл станциясе янында булган. Йөк поезды ике кешене бәрдереп киткән.

«Поезд машинисты таптатмас өчен ашыгыч рәвештә тормозга баскан һәм каты тавышлы сигнал биргән, әмма кешеләрне бәрдерүне булдырмый кала алмаган», – дип аңлатты Дмитрий Захаров.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар – яшь ир-ат һәм яшүсмер кыз. Яшьләрнең шул рәвешле тормыш белән исәп-хисап ясавы да ихтимал. 

news_right_1
news_right_2
news_bot