news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөк машинасы йөртүчесе үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый

Фаҗига Буа районында «Татавтодор» филиалы базасы территориясендә булган.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Тикшерү комитеты машина йөртүче үлеме буенча тикшерү үткәрә. Аның өстенә йөк машинасы баскычы төшкән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Кичә Буа районында «Татавтодор» филиалы базасы территориясендә 40 яшьлек ир-ат имгәнгән. Ул берничә сәгатьтән хастаханәдә үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атлар хезмәттәшләренә йөк машинасы баскычында гидроизоляцияне алыштырырга булышкан. Эш вакытында баскыч машина йөртүче өстенә төшкән.

Тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot