news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкәч ике кеше һәлак булган

Авария республиканың Актаныш районында булган.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сигезенче яртыда Актаныш районының Иске Сәфәр авылы янында «КАМАЗ» һәм 10 нчы модельле «Лада» автомобиле бәрелешкән. Фаҗигадә ике кеше һәлак булган.

Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

«Җиңел машинадагы ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Машинада тагын кеше булганмы-юкмы — билгесез», — диде шаһитлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100