news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөк машинасы белән внедорожник бәрелешкән

Җитди юл-транспорт һәлакәте Зәй-Әлмәт трассасында булган.

Татарстанда йөк машинасы белән внедорожник бәрелешкән

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Шаһитлар йөк машинасы белән внедорожникның бәрелешүен видеога төшергән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Җитди юл-транспорт һәлакәте кичә, кичке дүртләр тирәсендә Зәй-Әлмәт трассасында булган.

Кадрларда күренгәнчә, юл техникасы белән бәрелешкәннән соң, «БМВ» машинасының алгы өлеше изелеп беткән.

Агентлыкка билгеле булганча, внедорожникның 44 яшьлек йөртүчесе төрле имгәнүләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot