news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөк машиналары бәрелешкән: бер пассажир үлгән

Ютазы районында «Газель» һәм «КАМАЗ» бәрелешкән.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 13 сәгать 12 минутта бердәм 112 диспетчерлык хезмәтенә Ютазы районының Алабакүл авылы янында йөк «Газел»е һәм «КАМАЗ» бәрелешү нәтиҗәсендә кеше үлүе турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Башкортостанның йөк «Газел»е каршы як полосага чыгып, идарә итә алмыйча каршысына килүче шул ук республиканың «КАМАЗ»ына барып бәрелгән.

«Төзекләндерү һәм яшелләндерү” идарәсе «КАМАЗ»ы Алабакүл авылы янында су сибү-чистарту эшләре алып барган.

Машиналар бәрелешү нәтиҗәсендә 56 яшьлек «Газель» пассажиры үлгән, 30 яшьлек машина йөртүче зыян күргән, ул госпитализацияләнүдән баш тарткан.

Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә ун кеше җәлеп ителгән һәм дүрт техника кулланылган. Шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 42нче янгын сүндерү частеннан дүрт кеше һәм техника ярдәмгә килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100