news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөк автомобильләрендә тахографлар булмаган өчен санкция куллана башладылар

Санкцияләр 12 тоннадан авыррак йөк машиналарына кагыла

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 2014 елның 1 сентябреннән куркыныч булмаган йөк ташуда кулланыла торган 3 нче категория (гомум авырлыгы 12 тоннадан башланган) транспорт чараларының тахографлары булмаган өчен санкция куллана башладылар.
Россия Федерациясе Кодексының 11.23 маддәсе (“Машина йөртүчеләрнең административ хокук бозулар турындагы”) буенча тахограф белән җиһазланган булырга тиешле транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә, тахограф булмаган яки эшләмәгән очракта, 1-3 мең сум күләмендә административ штраф салына. Вазифаи затлар өчен штраф күләме – 5-10 мең сум. Агымдагы елның 8 аенда шундый 157 хокук бозу очрагы ачыкланган, дип хәбәр ителә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100