news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җәй айларында туристлар агымы 43 процентка диярлек кимегән

Туристларның республикага карата кызыксынуы кимүенә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе йогынты ясаган.

Татарстанда җәй айларында туристлар агымы 43 процентка диярлек кимегән

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җәй айларында туристлар агымы 42,5 процентка диярлек кимегән. ТР Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«2020 елның июнь-август айларында туристлар агымы 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда 42,5 процентка азайды», - дип искәрттеләр ведомствода.

Шул ук вакытта, быелның августында республиканың туристлык үзәкләрендә ял итүчеләр июнь аена караганда дүрт тапкырга диярлек күбрәк булган.

Казан Кремле белән 750 мең кеше танышкан, бу узган елгы күрсәткечнең 59,8 проценты дигән сүз. Болгарда – 107 мең (34,2 процент), Зөядә – 258 мең (76,6 процент), Чистайда — 11 мең (44,2 процент), Алабугада 92 мең (48,9 процент) турист булып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100