Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хөкем ителүчеләрнең 100 проценты диярлек эшкә урнаштырылган
Татарстан төзәтү учреждениеләрендә хөкем ителүчеләрнең барысы да диярлек эш белән мәшгуль, дип белдерде Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча башлыгы урынбасары, ведомствоның Иҗтимагый советы әгъзасы Андрей Яковенко Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Иҗтимагый советы утырышында. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.
«Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе учреждениеләрендә җитештерү эшчәнлеге күбесенчә хезмәткә җайлаштыру үзәкләре тарафыннан тәкъдим ителгән, анда хөкем ителүчеләрнең хезмәт күнекмәләре формалаша», - дип белдерде Андрей Яковенко.
«Бездә хезмәт эшчәнлегенең төп тармагы - кара металлургия. Без өч учреждениедә елына алты мең тоннага якын металл эшкәртәбез - бу шактый зур сан. Без юл люклары, койма арматурасы, дренаж рәшәткәләре һ.б. җитештерәбез. Боларның барысына да илебез базарында ихтыяҗ зур» - дип билгеләп үтте Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча башлыгы урынбасары.
Моннан тыш, хөкем ителүчеләр колонияләрдә тегү производстволарында эшли. Меңнән артык кеше махсус хезмәтләр өчен форма тегә, бер тапкыр бирелә торган гаризалар кабул итә. Хөкем ителүчеләр шулай ук мебель җитештерүдә, җиңел сәнәгатьтә дә мәшгуль. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте заказларны төрле предприятиеләрдән кабул итә һәм дәүләт сатып алуларында катнаша.
Колония-поселениеләрдә хөкем ителүчеләр, нигездә, авыл хуҗалыгы һәм игенчелек белән шөгыльләнә, дип өстәде ведомство вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз