Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ХІІ Болгар халыкара археология мәктәбе ачылды
Бүген Болгарда ХІІ Болгар халыкара археология мәктәбе старт алды. Быел мәктәп программасы археологик артефактларны реставрацияләү һәм консервацияләүнең заманча технологияләренә багышланган. Чарага Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм дөньяның 5 иленнән 80 студент һәм галим җыелды.
«Без биредә сезгә соңгы эшләнмәләрне, археология һәм, әлбәттә, кадрлар әзерләү белән бәйле барлык әйберләрне җиткерергә тырышабыз», - дип мөрәҗәгать итте мәктәптә катнашучыларга ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, тарихчыларның һәм археологларның төп максаты дөреслек булырга тиеш, аны табарга һәм фәнни мәкаләләр ярдәмендә башкаларга күрсәтергә кирәк.
Пленар утырышта РФ территориясендә яшәүче төрле халыкларның тәңгәллегенә кагылышлы мәсьәлә хакында да актив фикер алыштылар. Шулай ук археология һәм тулаем алганда фәннең әһәмияте турында фикерләр яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз