news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хатын-кызны поезд бәрдереп үтергән

Татарстанда тимер юлда хатын-кыз үлеменә бәйле факт буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, 2025 елның 12 июлендә иртән Горький тимер юлының «Сосновка» станциясендә хатын-кызны поезд бәрдереп киткән.

Транспортта Казан тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 263 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча тикшерү оештырылган (тимер юл транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу). Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тиешле чаралар комплексын үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot