news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хатын-кызлар арасында “Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

15 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Бәйгедә катнашучылар үз осталыкларын ике номинациядә күрсәтәчәк:

– “Коръәннең 3 җүзен (28, 29, 30) яттан белү”;

– “Коръәннең 6 җүзен (25, 26, 27, 28, 29, 30) яттан белү”..

Бәйгедә Россия мөселман хатын-кызлары катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Аларның һәркайсы бары бер генә номинациядә катнаша ала. 

Җиңүчеләр һәм призерлар акчалата һәм истәлекле бүләкләр билеләчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot