news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хатын-кызга этләр һөҗүм иткәннән соң җинаять эше кузгатылды

Татарстан тикшерүчеләре Васильево бистәсендә пенсионер хатын-кызга сукбай этләр һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, әлеге хәл бүген, 9 гыйнварда булган. Сукбай этләр һөҗүм итү нәтиҗәсендә 75 яшьлек хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә.

«Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр тарафыннан сукбай этләрне аулау өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot