Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районында хатын-кыз һәм бала һәлак булган авариядән соң җинаять эше ачылды
Республиканың Апас районында хатын-кыз һәм бала үлгән юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча ачылган. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
Авария кичә Казан-Ульяновск трассасында булды. Renault машинасының йөртүчесе алда барган машинаны узып китү өчен каршы якка чыккан, тик идарәне югалкан һәм юл кырыена төшеп киткән.
Нәтиҗәдә, машинаның арткы утыргычында булган 65 яшьлек хатын-кыз һәм 8 яшьлек бала үлгән. Йөртүче һәм пассажир авыр хәлдә хастаханәдә ята.
Билгеле булганча, йөртүченең пассажирлары белән Тәтештән Чаллыга баруы булган.
«Җинаять эшен тикшерү барышын район прокуратурасы контрольгә алды», – дип аңлатты Татарстан прокурорының ярдәмчесе Яна Невмержицкая.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз