news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Хәтер бакчасы» кысаларында бер тапкыр агач утырту вакытын күчерделәр

Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында бер тапкыр агач утырту вакытына төзәтмәләр кертелде. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Баштарак урман фонды территориясендә бер тапкыр агач утырту көне 19 апрель булыр дип планлаштырылган иде. Хәзер процессның вакыты озыная - ул 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел апрель һәм май айларында уза торган табигатьне саклау акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Татарстанда 1 миллионнан артык агач үсентесе утыртырга ниятлиләр.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Җиңү полководецлары Хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы катнашында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән үткәрелә.

Узган ел Татарстанда акция барышында фронттан әйләнеп кайтмаган татарстанлылар истәлегенә 1,5 миллион төп агач утыртылган. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылган.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100