news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучылар 1,5 млн үсенте утырткан

Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучылар 1,5 млн үсенте утырткан
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

4 майда Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында республика халкы 1,5 млн агач утырткан. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,5 млн үсенте утыртылды», диелә хәбәрдә.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Казанда үзәк мәйдан Нокса урманы территориясе булды. Казан янында тагын дүрт мәйданчыкта - Бөреле бистәсендә җәнлек совхозы янында, Биектау районының Җидекүл (Семиозерка) авылында, Лаеш районының Тарлаши авылында һәм Матюшино авыл җирлегендә акция узды.

Искәртик, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә үткәрелә. Акцияне уздыру урыннары һәм вакыты турында сайтта белергә була. Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та табигатьне саклау чараларына кушылды. 27 апрельдә ул Нокса урманындагы республиканың үзәк өмәсендә катнашты, анда агач һәм куак үсентеләре утыртты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100