news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хастаханә, югары уку йорты, спорт залында энергетик сатуны чикләргә ниятлиләр

Татарстанда 2026 елның 1 сентябреннән башлап тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетиклар сатуны чикләргә телиләр. Шул хактагы закон проектларын ТР Дәүләт Советына депутатлар Артур Габделҗанов, Марат Галиев һәм Рәгать Хөсәенов тапшырган.

«Закон проекты нигезендә мәгариф һәм медицина эшчәнлеген, шулай ук мәдәният, физкультура һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кулланыла торган биналар, корылмалар, бүлмәләрдә тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр (шул исәптән энергетиклар) сатуны тыярга тәкъдим ителә», – диелә закон проектының аңлатма язуында.

Моннан тыш, ачык чаралар үткәргән вакытта кешеләр күп җыелган урыннарда мондый эчемлекләр сатуны чикләргә тәкъдим ителә.

Бу чикләүләрне кертү тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрнең сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы белән аңлатыла. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, аларны даими куллану йөрәк-кан тамырлары системасына зыян салырга, нерв һәм психик авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкин.

Икенче закон проекты белән ТР Административ хокук бозулар кодексын бу таләпләрне бозган өчен җаваплылык билгели торган маддә белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Аерым алганда, гражданнарга – 3-5 мең, вазифаи затларга – 30-50 мең, юридик затларга 100-150 мең сум күләмендә штраф каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot