Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак
28 ноябрьдә Татарстанда «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе узачак. Аны республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән берлектә «Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе оештыра. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда яшәүчеләр хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау, социаль түләүләр һәм ташламалар рәсмиләштерү, хокукый һәм медицина ярдәме алу, шулай ук тернәкләндерү һәм ярдәм чаралары турында консультация ала алачак.
Сорауларга Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр 8 (843) 236-00-71 телефоны буенча эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз