Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хәрбиләрнең муниципаль хезмәткә карата квалификация таләпләрен киметтеләр
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Татарстанда муниципаль хезмәткә кабул иткәндә квалификация таләпләрен киметәчәкләр. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тәкъдим иткән закон проектын депутатлар VII чакырылыш республика Дәүләт Советының 13нче утырышында хуплады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Югары, төп һәм әйдәп баручы төркемнәрнең муниципаль вазифаларын биләү өчен югары белем таләп ителә. Урта һөнәри белемле гражданнарны эшкә урнаштыру мөмкинлеген уйлап, авыл җирлекләре өчен таләпне киметү тәкъдим ителә. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары өчен белем дәрәҗәсе буенча таләп саклана», – диде Заһидуллин.
Моннан тыш, югары төркем вазифаларын биләү өчен стаж буенча түбәндәге таләпләр билгеләнгән: ике ел муниципаль хезмәт яки дүрт ел – белгечлек буенча.
«Муниципаль хезмәт буенча таләпләрне бер елга һәм белгечлек буенча ике елга кадәр киметү тәкъдим ителә», – диде министр.
Ул төп вазифаларны биләү өчен бер ел муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек буенча ике ел эш таләп ителүен өстәде.
«Белгечлеккә кагылышлы таләпне бер елга кадәр киметергә тәкъдим ителә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, муниципаль вазифага билгеләү аның белем һәм күнекмәләренең вазифаи бурычларын үтәү өчен кирәкле шартларга туры килүенә дәгъва кылучының һөнәри дәрәҗәсен бәяләү нәтиҗәләре буенча башкарыла», – диде Заһидуллин.
ТР Муниципаль хезмәт турындагы кодексына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты Россия Президенты Владимир Путинның апрель аенда «Кече Ватан – Россия көче» форумында муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашуыннан соң формалаштырылган йөкләмәләре нигезендә эшләнде.
Аерым алганда, төбәкләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга муниципаль хезмәткә керү өчен шартлар тудырырга тиеш, шул исәптән белгечлек, әзерлек юнәлеше һәм белем дәрәҗәсе буенча эш стажына яки эшенә квалификация таләпләренә төзәтмәләр кертү исәбенә.
Татарстанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы эшли. Ул махсус хәрби операция ветераннарына һәм катнашучыларына дәүләт һәм муниципаль идарә системасында карьера үсеше өчен шартлар тудыру өлешендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программаның финалына чыккан 45 кешенең 11ендә югары белем юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз