Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең утынга чыгымнары компенсацияләнәчәк
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының утынга чыгымнарының 50 процентын компенсацияли башларга планлаштыралар. ТР Министрлар Кабинетының карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документта әйтелгәнчә, бу ярдәм чарасы үзәк җылыту системасына тоташтырылмаган яисә газ һәм электр җылыту җайланмалары булмаган йортларда яшәүчеләргә кагылачак. Компенсация бер хуҗалыкка елына 10 кубометрга кадәр күләмдә сатып алынган утын өчен түләнәчәк.
Хәрбиләрнең туганнары хәрби хезмәткәр яки ирекле сугышчы һәлак булган яки хәбәрсез югалган очракта гына түгел, ә ул хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң махсус операциядә алган җәрәхәтләре яисә авырулары нәтиҗәсендә вафат булган очракта да компенсация ала ала. Компенсация гариза бирүченең соңгы өч елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары булмаган очракта бирелә.
Компенсацияне түләү яки түләмәү турындагы карарны гариза бирүченең яшәү урыны буенча урнашкан Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәләре кабул итәчәк.
Компенсацияне 2026 елның 1 декабреннән бирә башларга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз