Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хәрбиләрне әзерләү курсларына инструктор итеп кемнәрне алуларын аңлаттылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда килешү буенча хезмәт итәргә китүче хәрбиләрне әзерләү буенча инструктор буларак белем бирүдә хәрби тәҗрибәсе яки медицина белгечлеге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан ДОСААФның «Үзәк» спорт-техник клубы җитәкчесе Айрат Баһавиев сөйләде.
«Тыгыз расписаниегә карамастан, булачак сугышчылар көн саен үзләренең остазлары һәм педагоглары белән күрешә. Алардан күрсәтмәләр ала, хәтта өйләренә еш шалтыратырга кирәкме һәм кемгә шалтыратырга, якыннарың һәм туганнарың белән ничек аралашырга кирәк икәненә кадәр өйрәнәчәк. Инструкторлар – педагог кына түгел, остаз да, туган да. Икенче әти буларак, инструктор киңәш бирә һәм сугышчының күнекмәләре өчен бөтен күңеле белән борчыла. Алар үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклаша. Элегрәк Төньяк Кавказда иҗтимагый тәртипне саклауда катнашканнар «хәзер бу бөтенләй башка шартлар, башка идеология һәм башка бәрелешләр» диде», – дип сөйләде Айрат Баһавиев.
Искәртеп үтик, Татарстанда килешү белән хезмәт итүче хәрбиләр өчен курслар эшли башлады. Биш көн эчендә булачак хәрбиләр корал белән эш итәргә, үзләренә һәм иптәшләренә медицина ярдәме күрсәтергә, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз