news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү комиссиясе составын яңарттылар

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча төбәк ведомствоара комиссиясе составы яңартылды. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә комиссия составыннан Алексей Завгороднев һәм Ринат Садыйков чыгарылган. Яңа составка кертелгәннәр:

• Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев;

• Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Раушан Зарипов;

• ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров;

• ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов (килешү буенча);

• ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары - полиция җитәкчесе Алексей Соколов (килешү буенча).

Шулай ук комиссиянең ике әгъзасы вазифаларына төгәллекләр кертелде. Светлана Захарованың вазифасы хәзер Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак күрсәтелде (килешү буенча). Алинә Сабурская Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Социаль үсеш идарәсе җитәкчесе, комиссия секретаре буларак билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot