Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен психологик остазлар әзерли башлыйлар
Бүген Татарстанда, Тула өлкәсендә һәм Якутиядә «Психологик остаз» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Проект кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен психологик озата бару белән шөгыльләнәчәк профессионаллар әзерләү башлана, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Эшнең нечкәлекләре Татарстан Министрлар Кабинетында Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова белән эшлекле очрашу кысаларында каралды. Фикер алышуда ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашты.
Хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары белән гамәлдәге психологлар һәм социаль координаторлар — «Ватанны саклаучылар» фонды Татарстан филиалыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар эшләячәк.
Кузнецова сүзләренчә, проектны «Ватанны саклаучылар» фонды, Саклану министрлыгы һәм Мәскәү дәүләт университеты хуплаган. «Бүген минем белән бергә илебезнең баш психологы — Мәскәү дәүләт университеты психология факультеты деканы Юрий Петрович Зинченко килде. Ул Мәскәү дәүләт университетының Казандагы филиалы базасында әлеге юнәлештә эшли башлаячак», — дип өстәде ул.
Шулай ук эштә әлеге юнәлешне координацияләүче махсус операция хәрбиләре, психологлар, психиатрлар һәм башка юнәлеш белгечләре катнашачак. Процесслар формаль эш кенә булмавы мөһим, дип ассызыклады спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз