news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачыла

2025 елның 25 апрелендә Татарстанда хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча махсус кайнар элемтә эшли башлый. Әлеге проект ТР Дәүләт Советында эшләүче депутат хатын-кызларның «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе тәкъдиме белән тормышка ашырыла. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар элемтәгә түбәндәге темалар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

- хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең хокукы бозылу;

- хәрби хезмәткә чакырылу тәртибе белән бәйле мәсьәләләр;

- социаль һәм хокукый ярдәм;

- түләүләр һәм ташламалар алуда кыенлыклар;

- медицина ярдәме һәм тернәкләндерү белән тәэмин ителү;

- хәрбиләргә ярдәм күрсәтү белән бәйле башка мөһим мәсьәләләр.

Белгечләр белән 8(843) 236-00-71 телефоны аша элемтәгә керергә, шулай ук WhatsApp аша +7 960

049-68-14 номерына язарга була.

Кайнар элемтә 24 апрельдә 10.00-14.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Гражданнарга консультацияне түбәндәге белгечләр бирәчәк:

- Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;

- ТР Дәүләт Советы депутат хатын-кызларының «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе, ТР прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, ТР Хәрби комиссариаты, Казан гарнизонының Хәрби прокуратурасы, «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы, Татарстанның ДОСААФ җәмгыяте, «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе вәкилләре;

- Татарстанның Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100