news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хәрби операция ветераннарына эш урыннарын квоталаучы закон проекты хупланды

Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышы узды. Анда катнашучылар эш урыннарын квоталау турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады һәм хуплады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар исемлеген киңәйтүне – хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны кертүне күздә тота. Алар өчен аерым эш төрләре резервланачак.

Утырышта тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең социаль әһәмияткә ия булуы һәм хәрби бурычлар үтәүчеләрне эшкә урнаштыруга өстәмә гарантияләр бирүгә юнәлтелгәнлеге билгеләп үтелде.

Закон проектын әзерләүчеләр ассызыклаганча, Татарстанның «Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм аерым эш төрләрен резервлау турында»гы законының 2нче маддәсенең 3нче пунктына төзәтмәләр кертү ветераннарны социаль адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру механизмын нәтиҗәлерәк итәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр ассызыклап әйткәнчә, хәрбиләрне тыныч тормышка кайтару эше комплекслы алым таләп итә – реабилитацияләү һәм социализацияләүдән алып эшкә урнаштыру һәм барлык кирәкле ярдәм чаралары күрсәтүгә кадәр.

Закон проектын кабул иткәннән соң хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен билгеле бер эш төрләре һәм һөнәрләр резервланачак, бу аларның уңышлы эшкә урнашу мөмкинлеген арттырачак. Алга таба документны Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эксперт советына карауга җибәрәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot