Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылды
Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Моннан тыш, Татарстан Хезмәт министрлыгы 30 көн дәвамында республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча төп чаралар планы проектын әзерләргә тиеш.
Оештыру комитеты рәисе Алексей Песошин үзе була.
Оештыру комитеты рәисенең урынбасарлары итеп Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде.
Оештыру комитеты секретаре итеп ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Социаль үсеш идарәсе башлыгы Алинә Сабурская сайланды.
Боерыкның үтәлешен тикшерү бурычы Рөстәм Нигъмәтуллинга йөкләнде.
Татарстанда 2026 елны Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз