Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда халыкның эш белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе Идел буе округында алдынгы тора
Татарстанда халыкның эш белән тәэмин ителеше, тулаем Россия һәм Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырганда, югарырак. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.
Республикада мәшгульлек дәрәҗәсе 62,8 процент тәшкил итә (Россия буенча – 60,0 процент, Идел буе федераль округы буенча – 59,5 процент). «2022 елда Татарстан хезмәт базарындагы үзгәрешләр буенча оператив эш итте», – диде министр Эльмира Зарипова.
Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар ярдәмендә, 1,2 мең эшсез өчен иҗтимагый эшләр оештырылган, вакытлыча эшләр 18 меңгә якын гаиләнең керемнәрен арттырган. 30 яшькә кадәрге 1,6 мең яшь белгечне эшкә урнаштырган 732 предприятиегә федераль бюджеттан субсидия бирелгән. 12,5 мең татарстанлы, шул исәптән 4,5 мең эшсез кеше, ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча белем алган.
Татарстан предприятиеләре «Работа в России» платформасында вакансияләрне актив рәвештә урнаштырып бара. Республика мәшгульлекнең яңа формаларын үстерү юлы белән дә гражданнарның керемен арттыру буенча эшкә өстенлек бирә. Әйтик, «Демография» проекты буенча 2,5 меңнән артык кеше маркетплейсларда эшләү буенча укыган. Нәтиҗәдә, белем алган кешеләрнең күбесе үз эшләрен ачкан (шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр буларак теркәлгәннәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз