Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү күрсәткече 62,4 процентка җитте
Татарстан халкының мәшгульлек дәрәҗәсе 62,4 процент тәшкил итә һәм республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында беренче урында. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгына биргән интервьюсында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, республикада мәшгульләр саны узган ел белән чагыштырганда 70 мең кешегә арткан. Эшсезләр саны кими. Хезмәт белән тәэмин итү органнарында эшсез буларак исәптә торучылар 3 меңнән артыграк кына кеше. Шуның белән бергә, хезмәт базарында ихтыяҗ югары: эш бирүчеләр 40 меңнән артык вакансия тәкъдим итә, аларның 30 проценты — эшкәртү сәнәгате өлешенә туры килә.
«Бүген иң зур ихтыяҗ төзелеш һәм эшкәртү сәнәгате өлкәләрендә. Бюджет тармакларыннан — сәламәтлек саклау һәм белем бирү системаларында», – диде министр.Ул шулай ук авыл хуҗалыгында кадрлар кытлыгы кимүен билгеләп үтте. Моңа хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча программалар, автоматлаштыру, механизация һәм ясалма интеллект технологияләрен куллану ярдәм итә.
Ел башыннан хезмәт белән тәэмин итү органнарына эш эзләп, 24,7 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 15,3 меңе эшкә урнаштырылган. Эшкә урнаштыру дәрәҗәсе — 61,9 процент.
«Бүген һәр эшсез кешегә уртача 12 вакансия тәкъдим итә алабыз. Әгәр кешенең эшләргә теләге бар икән, һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча сайлау мөмкинлекләре киң», – дип өстәде Зарипова.
Эшсез гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен «Работы России» бердәм цифрлы платформасы эшли, анда 46,8 мең вакансия урнаштырылган. Моннан тыш, гражданнар «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү өчен актив чаралар» федераль проекты кысаларында бушлай укый ала.
Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында 501 кеше — махсус хәрби операциядә катнашучылар, эшсезләр, балалы гаиләләрдән булган гражданнар һәм 3 яшькә кадәр бала белән ялда булган әниләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз