news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр

Бүген Татарстанда халыкка хәбәр итү системасының әзерлеген комплекслы тикшерү үткәреләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү 10.00 сәгатькә билгеләнгән, бу вакытта сөйләм сирена җайланмалары кабызылачак. Чара Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы нигезендә уза.

Моннан тыш, Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы – ТР Радиотелевизион тапшырулар үзәге 10.43 сәгатьтән 10.44 сәгатькә кадәр беренче мультиплекс программалар пакетына керүче барлык каналлар буенча бер минутлык ролик күрсәтәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы язын Татарстанда 3 миллионга сумга халыкка хәбәр итү системасын яңартырга ниятләүләре турында элегрәк язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot