news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Халыкара «Остабикә – традицияләрне саклаучы» фестивале ачылды

3 октябрьдә Татарстанда «Остабикә – традицияләрне саклаучы» Халыкара ислам сәнгате фестивале башланды. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында гаилә кору, ата-ана, туганлык һәм традицияләрне киләсе буыннарга тапшыруда хатын-кызның роле темаларына эшләр иҗат итү буенча рәссамнарның арт-симпозиумнары, төрки һәм ислам сәнгате цифрлы галереясын тәкъдим итү, «Төрки халыклар сәнгатендә хатын-кыз образы» темасына түгәрәк өстәл һәм иҗади мастер-класслар узачак. Мәскәү, Казан, Иркутск, Чиләбе, Чабаксарда күргәзмәләр оештырылачак, шулай ук «Традицияләрне саклаучы» премиясе тапшырылачак.

«Остабикә – традицияләрне саклаучы» Халыкара ислам сәнгате фестивале 17 октябрьдә 16.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә рәсми рәвештә ачыла. Бу көнне Милли китапханә бинасында балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, панель дискуссия үткәрелә, арт-симпозиум нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачыла, төрки һәм ислам сәнгате цифрлы галереясы тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100